22 декабрь 2017 яңалыклары
-
Мамадыш районында 46 яшьлек хатын-кыз янып үлгән
Мамадыш районының Иске Комазан авылында 46 яшьлек хатын-кыз янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Янгын кичә көндез Совет урамындагы 33нче йортта чыга. Янгынның гомуми мәйданы 144 квадрат метр тәшкил итә. Янгын аркасында 50 яшьлек йорт хуҗасы зыян күрә....
-
Кыш көне машинага нинди "незамерзайка" алырга?
Кыш көне машина тәрәзәсен юдыру өчен махсус катмый торган сыеклык сатып алырга кирәк. Ә менә аның нинди төрен сайларга? Аларның барысын да спирт һәм су тәшкил итә, беренчесенең никадәр күләмдә булуына карап, аның ничә градуска хәтле катмавы билгеләнә. Спиртның кайсы төрен куллану да бик мөһим. Метанол (метил спирты) кулланылган очракта,...
-
В Казани Фонд социального страхования передал 23 новых Lada Granta пострадавшим на производстве
Сегодня в Казани 23 татарстанца, пострадавших на производстве, получили ключи от новых автомобилей Lada Granta. Машины были переданы жителям республики региональным отделением Фонда социального страхования на основании федерального закона «О реабилитации пострадавших». Получение собственного авто, специально модифицированного для каждого пострадавшего, дает возможность людям с инвалидностью вернуться в социум и к...
-
Район җитәкчелеге Саба аграр көллиятендә нишли?
22 декабрь көнне Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә бер төркем район җитәкчеләре Саба аграр көллиятенең эшчәнлеге белән танышты. Биредә Теләче районыннан 53 студент белем ала. Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.Эшлекле, файдалы очрашуның барышы фотоларда.
-
Питрәч районындагы һәлакәттә «БМВ» автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе һәлак булган
Питрәч районындагы юл-транспорт һәлакәтендә «БМВ» автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Юл-транспорт һәлакәте кичә Мәскәү - Уфа юлының 872 нче чакрымында килеп чыккан. Чит ил машинасы каршы як полосага чыгып, «Хендэ» автомобиле белән «маңгайга-маңгай»...
-
«Суперканатлар» геройлары Равил Шәрәфиев, Гүзәл Минакова, Элвин Грей тавышлары белән сөйләшә [видео]
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы соравы белән «Суперканатлар» популяр балалар мультсериалы татар теленә тәрҗемә ителде. Геройлар тавышларын Зөфәр Харисов, Равил Шәрәфиев, Гүзәл Минакова, Элвин Грей кебек танылган артистлар яңгыратты.//Азатлык радиосы// Мультсериал министрлык соравы белән Татарстанның телләр үсеше програмы нигезендә тәрҗемә ителде. Әлегә 52 серия татарча яңгырый. Мультфильм геройлары тавышлары Зөфәр...
-
Ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайтты
Дәүләт Думасы өченче һәм соңгы укылышта ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабрена кадәр озайту турында канун кабул итте. Тиешле карар илдә уңай демографик тенденцияне саклау максатыннан кабул ителде, диелгән аңлатма язуында. Канун ана капиталын мәктәпкәчә белем бирү кысаларындагы белем программаларына һәм шуңа бәйле башка чыгымнарга тоту мөмкинлеген бирә. Ана...
-
Зөлфия Шакирова икенче оныгы туасын белгәч: «Балагызны ярата алмасам, гафу итегез» – дигән
- Зөлфия апа, исәнмесез. Ни хәлләрегез бар? - Хәерле көн! Бар да яхшы. 17 сентябрьдә икенче оныгыбыз Сәет туды бит. Нәселебез дәвамчысы - Шакиров. Әмма безгә кыз бала тансыграк иде, үзебез ике ул үстергәч, Самира безнең өчен уенчык, курчак кебек булды, аны кулдан төшермәдек тә. Үзен шулкадәр яратабыз! "Балдан да...
-
Теләче халкы гыйнварда 8 көн тоташ ял итәчәк.
Республика халкы гыйнварда 8 көн тоташ ял итәчәк. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 1,2,3,4,5,6, һәм 8 гыйнвар- Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар Раштуа бәйрәме - эшләми торган көннәр булып санала. 2018 елда эшләми торган бәйрәм...
-
Окрыленные
Катерина Котова На спортивной площадке скорость и азарт! Баскетбол - игра зрелищная. Баскетбол на колясках, скажу я вам, - зрелище не менее захватывающее. Команда инвалидов-колясочников «Крылья барса» - одна из самых молодых в стране, но это не мешает ей занимать призовые места на престижных соревнованиях. Судьба каждого ее игрока -...
-
Когда жить в кайф!
Катерина Котова Идея проекта «Клубная жизнь без наркотиков» родилась почти десять лет назад. 2007-й для правоохранительных органов республики был не из легких: темпы роста числа наркозависимых в Татарстане превысили 7%. Скоро этот показатель начнет свое снижение, а проект станет инструментом, позволяющим переломить ситуацию изнутри. Рыбачь там, где рыба! Его организатором...
-
Татарстанның Сабан туе батырлары өчен "Пирамида"да көрәш бәйгесе оештырыла
Көрәш тарихында беренче тапкыр Татарстан районнары Сабан туйларының төп батыры ачыкланачак. 20 гыйнварда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Манзара" музыка премиясен тапшырганда быел көрәш бәйгесе дә уздырылачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә чараны оештыручы Айдар Шәймәрданов хәбәр итте. "Әлеге мәдәни чараның чираттагысын спорт белән бәйләп үткәрергә булдык. Сәнгать һәм милләтебезнең йөзек кашы...
-
26 декабрь Теләчедә Үзәк Чыршыны ачу тантанасы булачак
26 декабрь көнне 15.30 сәгатьтә Теләчедә Үзәк Чыршыны ачу тантанасы булачак. Бәйрәмгә килүчеләргә районыбыз үзешчәннәре тарафыннан Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Театраль күренешләрдән тыш, тантанада күмәк биюләргә һәм аерым чыгышларга да урын түрдән булачак. Хөрмәтле райондашлар! Яңа ел бәйрәменә һәм кышкы каникулга старт...
-
22 декабрь – Энергетиклар көне
Хөрмәтле энергетиклар, тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез үз хезмәтегезнең район тормыш-көнкүрешендәге ролен яхшы аңлап, оешма-предприятиеләрне, район халкын берөзлексез электр энергиясе белән тәэмин итүдә зур тырышлык куеп эшлисез. Һөнәрегезгә чиксез бирелгәнлек, ышанып тапшырылган эш өчен югары җаваплылык хисләре һәм оешканлык күрсәтәсез. Район икътисадының үсешенә, халыкның...
-
Бүген Россия Пенсия фонды идарәсе көне.
Бүген, 22 декабрьдә Россия Пенсия фонды идарәсе оешуга 27 ел тулды. Әлеге истәлекле көн белән район Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләрен ихластан тәбрик итәм. Фонд хезмәткәрләре районыбыз халкы һәм шулай ук оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә тора. Хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын төгәл башкаруы пенсияләр исәпләүдә, дәүләт программаларын тормышка ашыруда, гомумән, халыкның...